Татарстанда яшәүчеләр керемнәр турындагы документларын 30 апрельгә кадәр тапшырып бетерергә тиеш. Бу торак тапшырудан акча алучыларга гына кагыла. Узган ел андыйлар саны 3 мең 500 кеше булган. Барлыгы 363 миллион сумлык хисап ясалган. Быел декларация кампаниясе 1 гыйнварда старт алды. Ә 3 НДФЛ буенча декларация документларын 30 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин. Татарстанлылар салым суммасын үзләре исәпләп чыгарырга тиеш. Әгәр документларны ведомствоның шәхси кабинеты аша тапшырсаң, сумма автомат рәвештә исәпләнә.