Язның иң матур бәйрәмнәрнең берсе- халыкара хатын-кызлар көненә дә санаулы гына көннәр калды. Чәчәк бизнесы вәкилләре өчен кайнар сезон башланды. Бәйрәм алдыннан бәяләрнең кимүен көтергәме-юкмы? Хәбәрчебез ачыклады.
Бу йортка чит илдә үскән лалә чәчәкләре күптән китерелмәгән. Узган атнада ук чәчәкләр белән шыплап тулган фура машиналарының, озак тикшерүләр сәбәпле, Россия чикләрендә тоткарланулары турында хәбәрләр таралды. Хәзер матурлык дефицитта.
Мондый хәл Татарстанның күп кенә кибетләрендә күзәтелә. Флористларның чәчәк запаслары февраль уртасында ук бетә башлаган. Хәер, Федераль таможня хезмәте Россия чигендә чәчәкләрне тоткарлауны кире кага.
Ә чынлыкта базаларга чит ил товарлары соңарып килә.
Зур сәүдә үзәкләрендә чәчәкләрне сайлау мөмкинлеге бар. Тик бәяләре арткан. Мәсәлән, Кения яки Эквадор розалары өчен күп акча түләргә кирәк. Бу сатучыларның нәфесе түгел, дип аңлаталар. Тәэмин итүчеләрнең таләпләре шундый.
Тәэмин итүчеләр Россия чәчәкләрен сатып алу бәяләрен дә күтәргәннәр. Чит ил розаларына һәм лалә чәчләренә бәяләр ике тапкыр диярлек күтәрелгәч, болар да тәвәккәлләгәннәр. Экспертлар бәяләвенчә, кайбер чәчәкләргә бәяләр 40% ка арта, димәк сатып алучылар саны да кимергә мөмкин. Ә бит чәчәк бизнесы вәкилләре өчен бу бәйрәм миллионлаган сум табыш алу вакыты.
Вадим Струминский, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.