Сәламәт һәм матур булу серләрен ачалар. Түбән Камада өченче буын университетында укучы хатын-кызлар өчен, дәвалау гимнастика дәресләре эшли башлады. Биредә инде 8нче елын сәламәтлек факультеты эшләп килә. Дәресләрнең берсендә хәбәрчебез дә булып кайтты.
Хатын-кызлар беренче карашка гади генә күнегүләр ясый. Нәкъ менә алар пенсинерларга үзләрен формада тотарга ярдәм итә дә. Түбәнкамалы Разыя Хәйруллина гимнстика түгәрәгенә 5 еллап йөри
Дәвалау гимнастикасы дәресләрен – Флүрә Кормишина алып бара. Тренер белдерүченә, пенсионерлар өчен күнегүләр махсус, аларны дәрестә генә түгел, өйдә оныклар белән дә башкарып була. Дәресләргә – 30 га якын студент йөри. Гимнастикадан тыш, хатын-кызлар саф һавага чыгып скандинавия йөреше белән дә шөгыльләнәләр. Яңа студентларга да, өченче буын университетында шат булачаклар.