Туган телләрен яратып өйрәнәләр.Түбән Кама шәһәренең 32 нче гимназиянең 2 укучысы татар теленнән Республикакүләм олимпиадада катнашып призер булдылар. Җиңүче кызлар белән хәбәрчебез дә аралашып кайтты.
Төнлә уятып сорасалар да, Рүзилә Разетдинова берәр татар шагыйренең шигырен сөйләп бирә ала. Кыз 32 нче гимназиянең 7 нче сыйныфында укый. Күптән түгел ул, татар теле буенча, Республика күләмендә уздырылган олимпиадада катнашып, призер исеменә лаек була.
Республикакүләм олимпиадада Юлия Шалдымова да катнаша. Ул да әлеге гимназия укучысы – 6нчы сыйныфта белем ала. Юлия рус телле балалар өчен уздырылган, татар теле олипиадасында катнашып шулай ук мәгариф министрлыгыннан диплом ала.
Кызларны 28 еллык тәҗрибәсе булган татар теле һәм әдбияты укытучысы — Мәүлия Мәссәлимова укыта. Мөгаллимәнең моңа кадәр, олимпиадаларда җиңгән укучылары – татар журналистикасы бүлегендә укыйлар икән. Олимпиадаларда катнашуларын укучылар алдагы елларда да дәвам итәргә уйлыйлар.