Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә танылган драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе булды.Чара Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә уздырылды.
Иң элек Туфан Миңнуллин турында документаль фильм күрсәтелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән фикерләрен юллады, һәм бик күп шәхесләребезнең Туфан ага Миннуллинга карата чыгышлары белән бәйләнеп барылды.
Кичә төрле элемтә чаралары аша башкортостан, Оренбург һәм башка өлкәләргә дә күрсәтелде.