Быелгы туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, республикабызда төрле милли чаралар узып тора. Халыклар дуслыгы йорты каршында оешкан “Алтын” хореография бию мәктәп- студиясе дә, халкыбызның милли биюләре белән сокландыра. Биредә төрле яштәге балалар бию серләренә өйрәнә. Тулырак Фәннүур Хәсәнов репортажы.
Техналогияләр заманында баланы бию түгәрәгенә барырга күндерү үзе бер проблема булса, баргач, аны бию сәнгатенә төшендерү, шуннан тәм hәм ямь табарга өйрәтү фидакарьлек сорый торган тагын бер зур эш. Халыклар дуслыгы йорты каршында оешкан “Алтын” хореография мәктәп- студиясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Фәнил кызы Гыймаева инде ничә еллардан бирле балаларны бию белән яшәргә өйрәтә. Әлеге күренекле остаз белән тулырак таныштыру өчен Сезнең игътибарыгызга хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов репортажын тәкъдим итәбез Җир йөзендә үз хезмәтенә чын-чынлап бирелеп, бар көчен, энергиясен, ихлас максатларын чынга ашыруга багышлап хезмәт итеп, зур ихтирам, олы мәхәббәт казанган кешеләр бар. Халыклар дуслыгы йорты каршында оешкан “Алтын” хореография мәктәп- студиясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Фәнил кызы Гыймаева әнә шундыйлардан.
Халыклар дуслыгы йортына эшкә чакырылгач, мин иң беренче чиратта баш хореограф Теа ханымның тәкъдимен тыңлап, халык биюләре юнәлешен алдым һәм бер дә ялгышмаганмын. Беренче бию куюым да Идел буе халыклары биюләре хәрәкәтләреннән башлаганым хәтеремдә. Әле ул вакытта 5-6 гына балам бар иде, ә хәзер инде, үзем дә ялгышамдыр, 120дән дә артып киткәндер, 4 яшеннән 12 яшькә кадәр. “Алтын” минем өчен, туры мәгънәсендәге ялтыравык бер байлык түгел, бу безнең балаларыбыз -зур байлыгыбыз, безнең киләчәгебез,-дияр идем. Менә шушы байлыкны саклар өчен тырышырга кирәк.
Гөлнара ханым озак еллар буе “Казан” бию ансамблендә биюче һәм “Казан” балалар бию студиясендә бию дәресләрен өйрәтүче педагог вазыйфасын башкара. Бүген исә зур коллектив белән балаларга бию серләрен өйрәтәләр. Барысы да бию сәнгатен белеп, күреп, аңлап эш йөрткән педагоглар-бию түгәрәкләренә ашкынып йөрегән йөзләгән балалар күңелендә бию серләренә өйрәтүче бик яхшы укытучылар булып кереп калырлар. Чөнки зур сәхнәгә, меңләгән тамашачы алдына чыгып, үзеңне күрсәтү, ул зур тырышлык, әзерлек сорый. Ә әзерлек бию бүлмәсендә башлана. Нәтиҗәдә ”Алтын” бию төркеменең репертуарында татар һәм рус биюләре, Идел буе регионы, Россиядә һәм якын тирә илләрдә яшәүче халык биюләре барлыкка килде. Бу биюләр классик һәм партер гимнастикасы педагогы Элина Спиридонова, халык биюләре укытучысы, бию кую остасы Наталья Маганова, “Казан” бию ансамбле солисты Илнар Хөсәенов һәм әлбәттә, сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыймаеваның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Безнең өчен бию- хәрәкәтләр өйрәнү генә түгел, ул һәр халыкның мәдәнияте, сәнъгате белән танышу, өйрәнүне күз алдында тотып эшләү. Бию аша һәр халыкка якты мөнәсәбәтебезне аңлата алабыз икән.-димәк без дөрес юлда. Әйе, “Алтын” бию мәктәбенең һәр чыгышы-ул көтеп алынган яңалык. Талантларны тудыручы тырыш коллектив кына шундый, сокланырлык иҗат җимешләре тудыра ала.