Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә төрле милләт балалары җыелды. Биредә күпмилләтле якшәмбе һәм этно мәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучылар фестиваленең Гала-концерты узды. Җиңүчеләр кемнәр? Бу турыда киләсе репортажда.
Абхаз халкының «Сакартвело» дигән дәртле матур биендә тугандаш халыкның горур кайнар холкы, башка халыкларга дустанә мөнәсәбәте чагыла.
«Вокал» номинациясендә дипломга апалы-сеңелле Арутюняннар лаек булды. Алар үз Ватаннары – кояшлы Әрмәнстан турында җыр башкарды. Сәхнәгә беренче тапкыр гына чыкмасалар да, йөзләрендә дулкынлану сизелде.
Фестиваль быел җиденче тапкыр үтте. Татар, башкортр, рус, мари, грузин,әрмән, башка милләтләрдән булган меңнән артык бала катнашты. Шуларның ике йөзгә якыны зона турларын узды. Балаларның чыгышлары хореография, вокал, халык иҗаты номинацияләрендә бәяләнде.
Барлык катнашучылар призлар алды. Ә гран прига «Жемчужинки» вокаль ансамбле лаек булды. Ралина Абрамова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.