Республикабызның район-шәһәрләрендә оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре катнашында кышкы спартакиадалар үтте. Актаныш районында да спартакиада, халыкның актив катнашында узды. Спорт чарасыннан-чираттагы репортаж.
Беренче булып катнаш чаңгы эстафетасы старт алды. Район үзәгендәге мәктәпләр һәм технология техникумы, оешма-предприятие, авыл җирлекләреннән ике ир-егет һәм ике хатын-кыздан торган команда көчлеләрне ачыклады. Ә иң оста тимераякта шуучылар шорт-трек ярышында көчләрен сынады.
Кышкы спартакиадага җәйге спорт төрләре дә кертелгән иде. Гер күтәрү, кул көрәштерү-армреслинг, идәннән этелү кебек бәйгеләрдә, ир-егетләр шулай ук турникта тартылуда осталыкларын күрсәтте. Быелгы спартакиаданың яңалыгы – ярышлар исемлегенә мас-реслинг кебек спорт төренең кертелүе иде. Эштә чыныккан авыл көчлеләре анысында да сынатмады.
Иң кызыклы, тамашачылар өчен мавыктыргыч бәйге- аркан тартышу булгандыр. Иң пәһлеван егетләр нефть тармагында эшли, ә авыл җирлекләре арасында Югары Яхшый командасы җиңде.
Алдан уку бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, волейбол ярышлары да оештырылып, һәр аерым төр ярышта командалар баллар туплый торды. Аерым төр бәйгеләрдә җиңүчеләр спартакиаданың йомгаклау тантанасында хөрмәтләнде.
Киров, Иске Байсар, Актанышбаш авыл җирлекләре, Актанышның спорт һәм беренче мәктәпләре, технология техникумы, Татарстанның кече нефть компаниясе, район хакимияте һәм икмәк кабул итү оешмасы командалары ярышларга зур әзерлек белән килгәннәр иде.
Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге.