Республика мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары, шәһәр халкын «Чиста мәчет» дип исемләнгән акциягә кушылырга чакыра. Изге Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләренә керештеләр. Һәр шимбә көнендә волонтерлар Казанның бер мәчетендә өмә үткәрәчәк. Акция барышында егетләр-кызлар «Казан нуры», «Сәлах», «Рамазан» мәчетләрен тәртипкә китерергә өлгерде инде.Исегезгә төшерәбез, «Чиста мәчет» акциясе 2017 елдан бирле гамәлдә. Шул вакыт эчендә анда ике йөзләп мөселман-волонтёр җәлеп ителде. Акциядә катнашу өчен 237-86-18 телефоны аша шалтыратып язылырга мөмкин. 8(843)237-86-18