Бүген язның беренче көнендә без традиция буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлыйбыз.
Ул актив, позитив, республика халкына һәрвакыт ачык, аларның теләсә нинди соравына да җавап бирергә әзер. Без Президентыбызны көн саен шулай күрәбез. Һәм без генә түгел. Шушы көннәрдә генә ул ил губернаторларының рейтингын җитәкләде. Рейтингның иң мөһим күрсәткечләренең берсе – кешеләрнең хакимияткә ышанычын бәяләү, профессиональлек, килеп туган хәлгә тиз һәм төгәл алыну. Рөстәм Миңнеханов моны күп тапкырлар раслады. Республика пандемиядән икьтисадта аз югалтулар белән чыкты, узган ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгын лаеклы билгеләп узды. Президент еш кына зур федераль проектларның да инициаторы булып тора. Россия Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм архитектура комиссиясен җитәкли. Аның башлангычы белән парк һәм скверларны төзекләндерү гомум ил проектына әйләнде. Республиканың теләсә кайсы районындагы паркларның торышын Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе карап чыга. Ул эше буенча чит илләргә дә еш йөри, кәефе күтәренке, актив, хоккей һәм автоспорт белән мавыга. Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы да котлауларга кушыла.