Татаринформ агентлыгында республикада Халыкара туган тел айлыгы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе булды. Татарстанда ЮНЕСКО оешмасы билгеләгән туган тел көне 2000 елдан башлап үткәрелә. 2021 елда ул республикада игълан ителгән туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында зурлап билгеләп үтелде.
Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыклары дуслыгы йорты вәкилләре билгеләп үткәнчә, ай дәвамында дистәләгән чара оештырылган. Төрле телләрдә нәфис сүз осталары, рәсемнәр конкурслары, тарихи урыннарга экскурсияләр, китаплар, милли кул эшләре күргәзмәләре, милли кинофильмнар фестивале, туган телләр дәресләре, олимпиадалар уздырылган. Ел дәвамында төрле чаралар дәвам итә.