Татарстанда коронавирустан вакцина ясатуга Россиянең дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу мөмкинлеге бар. Дәүләт порталындагы «Табибка язылу» яки аерым «COVID-19 коронавирусыннан вакцинация» хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим ителә. Төгәл дата һәм вакытны билгеләп булмаган очракта, вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә язылырга кирәк. Медицина оешмаларында вакцинациягә чиратлар ике атна алдан төзелә. Шуңа күрә прививка ясатырга язылганда, медицина хезмәткәре элемтәгә кереп, вакцинациянең көнен һәм вакытын хәбәр итсен өчен, шәхси мәгълүматларны да язып калдыру мөһим. Прививканың икенчесен ясатканнан соң вакцинация узу турында электрон сертификат җибәрелә.