Татарстан Хөкүмәте 2021-2022 елларга өлкәннәр һәм инвалидларны карау буенча «Караучы» («Сиделка») проектын тормышка ашыруны хуплады. «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» программасында озак вакытлы карау хезмәте күрсәтү инициативасы каралган.
Проектның пилот версиясе 2019 елда эшли башлады. Ул чакта пенсия яшенә җиткәннәр, шулай ук мөстәкыйль рәвештә йөрү мөмкинлеге булмаган һәм социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган инвалидлар хезмәт күрсәтүгә исәп тота ала, дип хәбәр ителде. Хезмәт җан башына уртача керем төбәктәге ике тапкыр яшәү минимумыннан түбәнрәк яки шуңа тигез булган кешеләр өчен түләүсез. Коронавирус пандемиясе вакытында хезмәт күрсәтү туктатылды. Ә 2020 елның июнендә караучылар яңадан эшли башлады.Быелдан проект пилот статусын йөртүдән туктап, штат режимында эшли башлый. Өлкәннәрне һәм инвалидларны озак сроклы карау хезмәте республиканың барлык районнарында күрсәтелә.