Түбән Каманың Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә “Кулыңнан гөлләр тама” дип исемләнгән проект үз эшен дәвам итә. Гүзәл затларыбызның чираттагы очрашуы татар халкының милли баш киеме – калфак тегүгә багышланды.
Зөлфия Сатдарова
Кол Гали исемендәге милли китапханә, укучылары өчен кызыклы проект әзерли. Теләге булган хатын-кызлар милли кием тегәргә өйрәнә алалар. Биредә “Кулыңнан гөлләр тама” исемле осталык дәресләре уздырыла башлый.
Эльмира Гайнемөхәммәтова Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Узган дәрестә хатын-кызлар китаплардан – калфакның тарихы, бизәлеше турында укыйлар. Сызымнар ясап – тукыманы кисәләр. Милли баш киеменең өлгесен әзерлиләр.
Алсу Чабакова Эльмира Гайнемөхәммәтова
Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Энҗе – мәрҗән калфак кигән хатын-кыз – үзенә җәлеп итеп тора, ди китапханәчеләр. Киләсе дәрес 6 нчы мартта узачак, анда теләге булган һәркем языла ала.