Росавтодор вәкилләре һәм илнең юл тармагы белгечләре заманча юл системаларын гамәлгә кертү турында фикер алышты. Казанда юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү буенча эшче төркем утырышы узды. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының чираттагы этабын гамәлгә ашыруга керешәләр.
Соңгы ике елда республикада 500 чакрым юл ремонтланган. Зур социаль объектлар — зур Казан боҗрасы участогы төзелеше, Казан-Шәмәрдән юлын реконструкцияләү башланды. «Имин юллар» илкүләм проекты яңа этапка керде.
Ленар Габдурахманов ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе
Без уртак көч белән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектында билгеләнгән максатка ирешербез дип уйлыйм. Узган ел йомгаклары буенча юлларда аварияләр шактый кимегән.
Юлларда иминлек саклауда заманча инновацион системаларның әһәмияте зур. Автомагистральләрдә хәл даими күзәтелә. Республикада бу юнәлештә беренче тапкыр 11 ел элек шөгыльләнә башладылар. Ул чакта бу өлкәдә бердәм стандартлар юк иде. Хәзер барысы да үзгәрде.
Россиядә заманча инновацион системаларның нормалары кертелде. Илкүләм проектта төбәк проектларына карата таләпләр, интеграция принциплары, финанс заявкаларын җайга салу методикалары язылган.
Казанышларның берсе – пилотсыз транспорт. Иннополис Европада пилотсыз автомобиль белән файдалану мөмкинлеге булган беренче шәһәр.
Рифкать Миңнеханов «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе директоры
КамАЗ ясалма интеллект белән идарә итүче йөк транспорт җайланмасын тәкъдим итте. Хәзер завод эчендә йөк ташуны гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә үткәрелә. 2022 елга мондый җайланмаларны күпләп җитештерү күздә тотыла.
Интеллектуаль транспорт системасындагы яңалыклар һәм заманча карашлар турында Халыкара форумда фикер алышырга җыеналар. Югары технологияле эшләнмәләргә игътибар ителә. Форум сентябрьдә Казанда узарга тиеш.
Ралина Абрамова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.