Казанда 1 марттан җәмәгать транспортында акчалата түләгәндә юл йөрү бәясе 35 сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта транспорт һәм банк карталарыннан түләгәндә билет бәясе элеккечә кала — 27 һәм 30 сум. Ташламаларга ия булучылар өчен дә юл бәясе үзгәрми, алар өчен ул хәзер 20 сум тора. Шәһәр хакимиятендә әйтүләренчә, хәзер казанлыларның 56 проценттан артыгы, юл бәясен транспорт картасы белән түли. Пассажирларның 38 проценты ташламалы категориягә ия. Җәмәгать транспортыннан файдаланучыларның 18 проценты, банк картасы белән түләүне өстен күрә. Димәк, шәһәр халкының күпчелеге өчен, юл йөрү өчен түләү күләме үзгәрми.