Иртәгә, 21 нче февралдә халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында әдәби-музыкал кичә оештырылды.
Әлеге чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының рәсми төстә ачылышы да булды. Ярты гасырлык тарихы булган югары уку йорты, төрле халыкларны, аларның мәдәниятен һәм сәнгатен берләштерә. Әлеге студентларны җыр-моңга, биюгә мәхәббәт якынайта. Әдәби-музыкаль кичәдә аларның һәркайсы, үз телендә шигыйрь сөйләде.