Иртәгә, башкалабызның Габдулла Тукай әдәби музеенда, халыкара туган тел көненә багышланган шигърият бәйрәме була. Әлеге очрашуга килүчеләрне, шагыйрнең Туган тел шигыре турында кызыклы мәглүматлар көтә, әйтик шагыйрь үзе исән вакытта, ул шигырь ничә тапкыр һәм кайсы шәһәрләрдә басылган, Тукай кайсы шәһәргә килгәч, аны Туган тел шигырен укып каршы алганнар? Бу сорауларга җавапларны әлеге очрашуда белергә мөмкин булачак.
Шулай ук Халыкара туган тел көнендә, Язучылар берлегенең Фейсбук, Вконтакте, Инстаграм битләрендәге флешмобы старт ала. Анда Татарстанда яшәүче шагыйрьләрдән тыш, Россия төбәкләрендәге төрле милләт вәкилләре шигырьләрен укый ала. Язмалар көн дәвамында социаль челтәр битләрендә урнаштырыла. Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала, туган тел көне, татар язучылары хештегларына кушылырга мөмкин.