«Яңа татар җыры” конкурсының җиңүчеләре билгеле. Барысы 28 катнашучы жюри тарафыннан зур бәя алган. Гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы 27 февральдә “Пирамида” концертлар залында үткәрелә. Бу хакта Журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Бәйгедә катнашырга 347 гариза килгән. Әлеге бәйгенең максаты — татар эстрадасы репертуарын эчтәлекле җырлар белән баету, заманча рух өстәү, милләтара дуслыкны ныгыту. Матбугат очрашуында катнашкан Зифа Нагаеваның җыры бәйгедә җиңү яулаган, ә Италиядән килгән Рәфис Хөснетдинов автор буларак та, җырчы буларак та чыгыш ясый.
Рәфис Хөснетдинов опера җырчысы
Зифа Нагаева автор-башкаручы
Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры
Рәзил Вәлиев Татарстанның халык шагыйре