Синоптиклар фаразлавынча, республикада салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда уртача температура нормадан 9-15 градуска түбән. Республиканың кайбер районнарында һава температурасы -37 градуска кадәр төште. Түбән температура булганда өшү куркынычы бар. Шуңа күрә җылы киенергә, урамда озак йөрмәскә, шулай ук урамга чыгар алдыннан исерткеч эчемлекләр эчмәскә кирәк. Җәяүлеләргә асты таймый торган аяк киеме кияргә, ә машина йөртүчеләргә автомобильнең төзеклеген тикшерергә һәм торак пункттан ерак китмәскә киңәш ителә.