19 февральдә, татар музыка сәнгатенә зур өлеш керткән күренекле композитор Александр Ключаревның тууына 115 ел тула. Ул балачагыннан татар халык җырларына, көйләренә гашыйк булып үсә. Рус милләтеннән булган Александр Ключарев татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе иде.
Александр Сергеевич Ключарев 1906 елның 19 февралендә Казанда туган. Әтисе Сергей Данилович Ключарев сәүдә предприятиесендә хисапчы булып эшләгән, ә әнисе Надежда Семеновна гаиләдә дүрт бала тәрбияләгән. Сашаның музыкаль сәләте иртә ачыла, мөстәкыйль рәвештә таныш көйләрне сайлап алып, ике рәтле гармунда, аннары скрипкада, гитарада уйнарга өйрәнә, гимназиядә һәм музыкаль кичәләрдә уңышлы чыгыш ясый. Яшь чакта аңа татар халык җырлары зур тәэсир калдыра, аларны гаиләнең күршесе татар милләтеннән булган олы яшьтәге кучер башкара.Таныш булмаган көйләр аны рухландыра. Алга таба ул зур кызыксыну белән татар, шулай ук башкорт, казах һәм башка халыкларның көйләрен өйрәнә башлый.
Александр Ключарев профессиональ музыкант булырга карар итә. Фортепиано классы буенча Казан музыка училищесына укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң, 1928 елда Мәскәү консерваториясенә танылган совет композиторы Рейнгольд Глиэр классына керә. Студент вакытта спектакльләр өчен музыка, җырлар, инструменталь музыка иҗат итә.
1933 елда Александр Ключаревның беренче авторлык концерты була, программага Татар симфоник музыкасының беренче сочинениеләренең берсе — «Галиябану» симфоник сюитасы керә. «Коммунист» газетасында концерттан соң чыккан мәкаләдә шагыйрь Муса Җәлил яшь композиторның музыкасын югары бәяләп яза: «Без бу яшь талантның татар совет музыкасына зур өлеш кертүенә өметләнә алабыз».
Бу елларда беренче тапкыр татар халык җырларын эшкәртүгә алына, татар мәдәнияте белән кызыксына, татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм музыкаль фольклорын өйрәнә башлый.
1937 елда Ключарев Казанда фольклор кабинеты эшен җитәкли. Композитор В.Виноградов һәм шагыйрь М. Садри белән берлектә беренче фольклор җыентыгы дөнья күрә. 1955 елда «Татар халык көйләре» басыла.
Александр Ключарев искиткеч оста пианист-импровизатор була. Фәйзулла Туишев һәм Заһид Хәбибуллин белән бергә ансамбльләр оештырып, чыгышлар ясыйлар.
Композитор нәтиҗәле концерт эшчәнлеге алып бара.Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Коллектив өчен менә дигән программалар булдыра. Соңгы эшләренең берсе — «Аулак ой» хореографик композициясе.
Александр Ключарев академик музыка стилен яхшы белә, моны аның әсәрләре раслый. Күп санлы әсәрләре арасында популяр җырлар, романслар, татар музыкасы өчен яңа юнәлеш джаз да бар. Олег Лундстрем җитәкчелегендәге джаз оркестры өчен махсус «Татар самбасы» язылды.
Ключаревның симфоник әсәрләре арасында татар һәм башкорт сюиталары, «Идел симфониясе» аерылып тора.
Александр Ключаревның Казанда һәм Уфада куелган «Тау әкияте» балеты зур уңыш казанды.
Ключаревның әсәрләре милли колорит белән аерылып тора. Танылган музыка белгече Вадим Дулат-Алеев: «Композиторның музыкасында татар көйләренең традицияләре үсә, ул заман музыкаль пульсы белән кушылган», — дип язды.