Бүген 18 февральдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 19 нчы утырышы була. Көн тәртибенә 33 мәсьәлә кертелгән. Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты икенче укылышта, тагын ун закон проекты беренче укылышта каралырга тиеш. Алар арасында «Дәүләт Советы комитетлары турында» законга үзгәрешләр кертү, Буа районы статусы һәм территория чикләрен билгеләү турындагы закон проектлары, «Татарстанда органик продукция җитештерүне үстерү», «Транспорт салымы турында» закон проектына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектлары да бар.