Түбән Камада “Балык – булсын! дип исемләнгән ” акция үтте. Биологик ресурслар комитеты белгечләре, аучылар белән берлектә күлләрдә тишекләр борауладылар. Төп максатлары – томаланган сулыклардагы балыкларга кислород керүне тәэмин итү.
Бер төркем аучылар һәм биологик ресурслар комитеты белгечләре Прости авылыннн ерак булмаган Саракумово күлендә. Ир-атларның төп максатлары – балыклар әйбәт кышласын өчен сулыкларга һава кертү
Эдуард Иванов Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама бүлеге начальнигы
Табигатьне саклауга юнәлтелгән акция – «Балык – булсын!» исемен йөртә. Акцияне гыйнвар ахырында, февраль башында оештыралар. Нәкъ менә һава торышы алмашынып торган вакытта – балыклар күпләп үлүе күзәтелә. Чөнки суүсемнәре чери башлап – углекислый газ бүлеп чыгаралар.
Балык – булсын! акциясен Түбән Кама сулыкларында ел саен уздыралар, Боз өстендә тишек ясагач, аңа камыш тутыралар. Бу кечкенә бәке озаграк вакытачык торсын өчен эшләнелә. Хәзер, Прости авылы тирәсендәге Саракумово күлендәге балыклыр иркенләп сулый ала. Коткаручылар, март уртасына кадәр башка сулыкларга да чыгачаклар.