Республика Фәннәр академиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 21 нче февральдә билгеләп үтеләчәк Халыкара туган тел көненә багышланган атналыкның рәсми ачылышы булды.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин татар телен саклау һәм үстерүдә институның эшчәнлеге белән таныштырды. Галимнәр түгәрәк өстәл янында сөйләшү вакытында эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты. Россия төбәкләре, кайбер чит ил галимнәре дә онлайн режимда фикерләрен җиткерделәр, телгә багышланган чараларда актив катнашырга теләк белдерделәр.