Киләсе видеоязмабыз Чаллыдан 3 яшлек Аиша Зарипова турында. Сабый аркасында гадәти булмаган тап белән туа. Хәзер кызга кыйммәтле операция кирәк, ул 1 миллион сум тора. Гаиләнең бу кадәр акчасы юк. Без Аишага бергәләп ярдәм итә алабыз, хөрмәтле телвизор каручылар.
Сбербанк: 5336690068871252
Ак Барс: 2200530185834090
Аишага эч яшь. Ул – шат кунелле һәм канәгать бала. Көлә, уйный һәм үз яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Кызның җитди патологиясе турында якыннары гына белә.
Язилә Зарипова, Аишаның әнисе
Табиблар балага тумыштан килгән Гигант меланоцитар невус диагнозын куйган. Авыру тиз арада метостазлар бирә торган онкологиягә китерергә мөмкин.
Аишаның әнисе баланын аркасындагы элеге тапны алырга ярдэм итуче табибларны Россия буенча эзли, һәм аларның гаиләсенә Санкт-Петербургта ярдәм итә алулары ачыклана. Әмма балага озак еллар дәвамында дистәләрчә операция ясарга кирәк. Төньяк башкала табиблары сабыйны 3-4 этап эчендә невустан арындырырга вәгъдә итэ. Аларның беренчесе март аенда узачак. Алда катлаулы һәм бик авыр операция көтелә. Башта тире астына махсус шарлар-экспандрлар кертелә. Алар кызның тиресен тартып торачак. Аннары хирурглар аркадагы тапнын бер өлешен ала, ә аның урынына тарттырылган тире тегелэчэк.
Беренче операция өчен 1 млн сум акча җыярга кирәк. Гаилә өчен бу күтәрә алмаслык сумма. Шуңа күрә Язилә Зарипова баласы өчен акча җыю оештыра. Аишага теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Дәвалануга акчаны экранда күрсэтелгэн реквизитлар буенча җибәрергә мөмкин.