Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә терроризмга каршы комиссия утырышын уздырды. 2020 елга йомгак ясалды.
Терроризмга каршы тору өлкәсендә уңай тенденция күзәтелә, әмма социаль челтәрләрдә тыелган идеология һәм экстремизм таралу сәбәпле, хәл катлаулы булып кала. Мондый тискәре мәгълүматның таралуына юл куймаска кирәк. Президент шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә » Боевое братство -Хәрби тугандашлык «Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» күкрәк билгесен һәм таныклыгын тапшырды.