Фәрит Мөхәммәтшин кабат бертавыштан Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе итеп сайланды. Форумда 3 ел эчендәге эшчәнлеккә йомгак ясалды. Алар арасында — йөзләгән милли бәйрәмнәр, этник диктантлар, мигрантларның проблемаларын хәл итү, республика шәһәрләрендә, районнарында Ассамблея вәкиллекләрен ачу чаралары бар. Күпчелек коммерцияле булмаган оешмалар һәм диаспоралар элеккечә үк актив эшлиләр.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе