Бүген мәшһүр жырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган көне. Исән булса, ана 86 яшь тулыр иде. Буген Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә ия булучыларны бүләкләячәкләр. Исегезгә тошерәбез, комиссия карары нигезендә, «Вокал» номинациясендәге «Хатын-кыз тавышы» өчен премия профессиональ җырчы Резеда Галимовага, «Ир-ат тавышы» өчен Филүс Каһировка, «Халыкчан җырчы» номинациясендә премия Флер Шакировка бирелде. Илһам Шакиров премиясе ике елга бер мәртәбә тапшырыла.