Татарның үлемсез шагыйре
Бүген каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел.
Гео досе
Әдипнең Бөек Ватан сугышына кадәр язган лирик шигырьләре, җырлары, «Хат ташучы», «Алтынчәч» кебек поэмалары татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы иде. Сугыш башлангач, фронт газетасы хәбәрчесе була, каты яраланып, әсирлеккә алына. Патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы, әмма героик тормыш этабы башлана.
Җәлилчеләрнең, яшерен оешмасын төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар — романнар, повестьлар драма әсәрләре, поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Җәлил һәм аның көрәштәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватанга турылык саклап, фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәттеләр. 44 елның 25 августында төрмәдә унбер җәлилчене җәзалап үтерәләр.
Муса Җәлилгә сугыштан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты — бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылды.
Бүген Татарстан радиосында, шулай ук Татарстан авазы интернет радиосында каһарман шагыйрь Муса Җәлил атналыгы башланды. Атна дәвамында радиотыңлаучыларга шагыйрь либреттосына сәхнәләштерелгән опералар, җырлар, шигырьләр, поэмалар, Җәлил иҗатына һәм батырлыгына багышланган тапшырулар тәкъдим ителә.