Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» дигән яңа сервис эшли башлады. Кушымта ярдәмендә республика халкы социаль ярдәм күрсәтүнең, 8 үтемле чарасы турында мәгълүмат ала, шулай ук берничә гади адым белән түләп алу өчен гариза бирә ала.
Бу елның ахырына кадәр яңа «Кайгырту» сервисында социаль ярдәм чараларының саны 8дән 15кә кадәр артыр дип көтелә. Кушымтаны App Store һәм Google Play кушымталар кибетләрендә табарга була.