Түбән Кама шәһәренең Урман урамындагы чишмә янында кичләрен дөм караңгы – биредә яшәүчеләр әнә шулай, дип зарлана. Кешеләрнең күпчелеге су артыннан эштән соң килә, ә бу вакытта урамда инде караңгылык хөкем сөрә. Бу хакта алдагы материалда. Челтер-челтер аккан чишмә — Урман урамында урнашкан. Түбәнкамалылар бирегә бик теләп йөри, шулар арасында Валентина Беляева да бар. Хатын-кыз тәмле су артыннан көн саен килә. Халык яратып йөри торган изге урын 80 нче елларда төзекләндерелә. Бу вакыт эчендә чишмә мәйданчыгын түбәнкамалылар үз көчләре белән җыештырып тора икән — күпләр су артыннан эштән соң килә, ут баганалары булса да, биредә дөм караңгы, дип белдерә шәһәрдәшләр. Шәһәр Башкарма комитетында белдергәнчә, яктырту мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк. Планнарда – шәһәрнең барлык чишмәләрен дә төзекләндерү. Төзүчеләр бистәсендәге изге урын янындагы мәйданчык тәртипкә китерелгән, чиратта – Красный Ключ бистәсе һәм башка урыннар.
Альбина Вәлиева, Светлана Шумкова, Рафал Рәкыйпов.