Республика мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү контрольдә тотыла. Буа шәһәре мәктәпләрендә белем алучылар ашханәләрдә тәмсез ризык булуы турында район башлыгы Ранис Камәртдиновка мөрәҗәгать иткәннәр. Шуңа бәйле рәвештә, мәктәпләрдә чираттан тыш тикшерүләр узды, көн кадагындагы тема буенча түгәрәк өстәл янында фикер алыштылар.
Бәрәңге боламыгы, балык кәтлите һәм кәбестә салаты — дегустация өстәлендә өлкән сыйныф укучыларының гадәти менюсы. Бүген Буа укучыларының ризыгыннан район башлыгы Ранис Камәртдинов та авыз итте.
Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә бүгенге көндә 370гә якын бала белем ала. Аларга нибары 2 пешекче ашарга әзерли. Күпчелек продуктлар ярымфабрикатлар, ягъни “ярым әзер” рәвештә килә.
2019 елдан башлап районның барлык мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын азык-төлек продуктлары белән «АБК-Пэймэнт» оешмасы тәэмин итә. Азык-төлек белән йөк машиналары мәктәпләргә атнага берничә тапкыр килә.
Гөлнара Хәсәнова Буа районында «АБК-Пэймент» проекты җитәкчесе: “Дөрес туклану булгач һәр балага да ошап бетмәскә мөмкин. Төрле химия, катнашмалар кушмаска тырышабыз. Дөрес туклану культурасын кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк”
Район мәктәпләрендә Меню СанПиН таләпләре буенча төзелгән. Моннан тыш, өч көн дәвамында ашамлыкларда кабатлану булмаска тиеш. Сүз уңаеннан, мәктәптә төшке аш башлангыч сыйныфларда көнгә якынча 52 сумга, өлкән сыйныфларда 42 сумга төшә.
Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов: “Ата-аналарны мәктәп ашханәләренә ешрак чакыра башлаячакбыз. Алар балаларының ничек туклануын күрергә тиеш дип саныйм. Шулай итеп алар белән тыгыз элемтәдә булачакбыз.”
Моннан тыш, түгәрәк өстәл кысаларында Буа мәктәпләре пешекчеләре өчен мастер-класс үткәрү турында карар кабул ителде. 2 атнадан соң районга АБК-Пэйменттан профессионал киләчәк. Белгечләр ашларның тәм сыйфаты, нигездә, әзерләүнең дөреслегенә бәйле булырга мөмкин, дип саный.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов. Татарстан яңалыклары.