ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Көн тәртибе буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә яңа автомобильләр тапшырды, аннан ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТатАгроЭкспо күргәзмәсен ачты. Республика агросәнәгать комплексы эшенә еллык нәтиҗәләр һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Үзе ура үзе суга, үзе төяп җибәрә торган һәм башка бик күп төрле авыл хуҗалыгы тармагы техникасы белән шыплап тулган ТатАгроЭкспо күргәзмәсе быел масштабы белән шакаттырды. Араларында 475 ат көчендә булып та җиргә мөмкин кадәр зарар бирми торган яңа тракторлар да бар. Бирегә Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре продукциясе тупланган. Ихтыярында булган җитәкче шунда килешү төзи ала.
Нурлат һәм Аксубай районнарының төп инвесторы Рәис Сөләймәнов быелгы уңышның сәбәбен техник берәмлекне арттырудан күрә. Шулай ук югары уңыш алу өчен минераль ашламалар кертүне дә 130 килограмга җиткерергә җыеналар.
Рәис Сөләйманов «АгроИнвест» компанияләр төркеме генераль директоры
Соңгы унике елда татарстанда рекордля уңыш җыеп алынган икәан анда Республика күләмендә беренче булып уракка төшкән буа районының да өлеше зур.
Ранис Камәртдинов Буа муниципаль районы башлыгы
Узган еллардагы коллегия утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аграр университетны россиякүләмендә авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче югары уку йортлары арасында рейтингы бик түбән дип тәнкыйтьләгән иде, быел алар 12 урынга күтәрелде. Ә ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кысаларында студентларны практикага алырга әзер кампанияләр белән килешүләргә кул куелды.
Айрат ВәлиевКазан дәүләт аграр университеты ректоры
Аграр университет студенты, булачак агроном Данил Баянов түземсезлек белән практика башланганны көтә. Ә иң мөһиме студентлар өчен торак шартлары да хәл ителгән, хезмәт хакы да түләнәчәк.
Данил Баянов Казан дәүләт аграр университеты студенты
Быел «Агростартап» проектлары буенча 1 млн 300 мең сумнан 28 млн сумга кадәр грантларны 25 гаилә фермасы, 63 эш башлаучы фермер, 64 фермер откан. Ә бу исә әлеге акчаларга киләчәктә сөтчелек, сарык, мөгезле эре терлекне үстерү, кошчылык, ат һәм балык үрчетү фермалары ачыла дигән сүз. Бүген алдынгылар рәтендә булган Айнур Мостафин кооперативы Сабада 2016 елда гына оеша. Алар да грант хисабына киңәя. Хәзер исә сөтттән ясалган товар әйләнеше елга 48 миллион сум.
Айнур Мостафин Саба районының “Каймак” кооперативы җитәкчесе
Быел Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «мөгезле эре терлекне асрау, үстерү һәм сату максатларында ветеринария кагыйдәләрен раслау турында боерыгы кабул ителде. Анда терлекләрнең санитар шартлары да күрсәтегән. Алар үтәлмәгән очракта «Залесный» агрофирмасындагыча карантин булырга мөмкин. Бу җәһәттән авыл хуҗалыгы фармацевтларының эшчәнлеген җәелдерү мөһим.
Айдар Мирхәйдәров “Лирафарм” кампаниясе технологы
Әлеге оешма хуҗалыкка барып та хезмәт күрсәтә, юлда йөрү өчен җайланлырынлган кече лаборатория ярдәмендә анализлар алып, махсус программалары нигезендә рацион төзеп бирә.
ТатАгроЭкспо күргәзмәсендә катнашучыларның эшчәнлеге белән коллегия утырышы алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышып чыкты.
Кукмара районы быел һәряктан үрнәк. Беренчесе сөт җитештерү буенча рекодлы күрсткеч, икенчесе әнә шушындый комьютор аша көйләнә торган азык эшкәртү җайланмасы уйлап тапканнар.
Ләйсән Вәлиуллина җаваплылыгы чикләнгән “Лидер” ширкәтенең директор урынбасары
Президент, шулай ук, үзмәшгульләр җитештергән ризыкларның да сыйфатын тикшереп карап уңай бәя бирде.
Коллегия утырышы Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында үткәрелде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алып барды.
Хисап чыгышында 2021 елга игенчелек продукциясе күләмен биш процентка арттыру бурычы куелуын искәртте.
Марат Җәббаров Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
Утырышта онлайн режимда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы минситрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов та катнашты.
Джамбулат Хатуов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы минситрының беренче урынбасары
Халиуллин Нияз республика хәбәри санау үзәге мөмкинлекләре турында сөйләде.
Агросәнәгать өлкәсендә IT белгечләр кытлыгын киметү, апробацияләнгән математик модельләр нигезендә агросәнагать продукциясен җитештерергә мөмкинлек бирү максатыннан 2019 елда “Татарстанда биш юнәлеш буенча “Цифрлы авыл хуҗалыгы” программасы проекты тормышка ашырыла башлаган иде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Татарстан Президенты тулаем хисапка уңай бәя бирсә дә әле җайга салып җибәрәсе эшләрне дә барлады. Мәсәлән Иминиятләштерү санын арттыру. Әлегә чәчүлекләренең 17 процентына гына страховка алырга мөмкин. Шулауй ук сөт җитештерүне һәм мөгезле эре терлек санын киметкән районнарга җиң сызганып эшкә тотынырга кушты.
Коллегия утырышының төп өлеше тәмамлангач авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов. Татарстан яңалыклары.