Киләсе атнада республика мәктәпләрендә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресләре башлана. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарих, җәмгыять белеме һәм туган тел укытучылары белән шундый дәресләрне оештыру турында сөйләште.
Парламент рәисе мәгариф системасында пандемия сәбәпле, узган елгы катлаулы вәзгыять шратларына түзеп, тырышып эшләгәннәре өчен педагогогларга рәхмәт белдерде. Укытучылар тиз арада укытуны онлайн форматта оештыра алды. Әмма, бернинди форма да сыйныфта үзара аралашуны алыштыра алмый. Теләсә кайсы телдә укыту мавыктырырлык булырга тиеш, ә берничә телне белгән кеше һәрвакыт конкурентлыкка сәләтле була. Бу фикерне һәр укучыга җиткерергә кирәк. Аралашуның тагын бер темасы-социаль челтәрләрнең балалар үзаңына тискәре йогынты ясавы. Фәрит Мөхәммәтшин интернетта балалар өчен уңайлы, кызыклы юнәлешләр булырга тиеш дип саный.