Казанның «Гаилә» мәчете Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен игълан итә. Ул шулай ук Россиядә халык санын алу һәм Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам кабул итүенә мең дә бер йөз ел тулу уңаеннан оештырыла.
Бәйгедә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче һәрбер теләгән кеше катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Конкурс мөселманнар, туганнар арасында күркәм холык, иман, әдәп, тәкъвалылык сыйфатларын тәрбияләү, үгет-нәсыйхәт, әманәт, киңәш итү, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлауны максат итеп куя.
gailya.mechet@gmail.com +7 (84-32) 23-06-62
Конкурска тәкъдим ителгән материаллар татар телендә булырга тиеш. Бәйгегә эшләрне электрон вариантта юлларга мөмкин. Кәгазьдә бастырылган эшләрне яки флешкага яздырылган видеоязмаларны мәчеткә дә китереп тапшырырга мөмкин. Мәчет Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 йортта урнашкан. Бәйгегә эшләр 2021 елның 23 маена кадәр кабул ителә, 1 июньдә йомгак ясала. Белешмәләр өчен телефон экранда күрсәтелгән.