Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Буа телевидениесе Ял үзәге белән берлектә “Без — бергә, без бердәм” проектын башлап җибәрде. Телевизор караучыларга Буа районында яшәүче төрле милләт халыкларының телләрен, гоеф-гадәтләрен югалтмавын күрсәтәләр. Бүгенге сюжет Боерган һәм Иске Мәртле авылларында яшәүче чуашларның борынгыдан калган мирасны ничек саклавы турында.
Сабый таза, сау-сәламәт булып үссен, аңа бернинди дә явызлыклар тимәсен өчен, кулга тимер эш кораллары алып бишек тирәли өч тапкыр әнә шулай әйләнергә кирәк. Чуаш халкының исем кушу йоласында бу төп күренешләрнең берсе.
Елена Хлынова, авыл китапханәчесе: “Бу начарлыкны куу өчен эшләнә. Бала озын гомерле булсын өчен, аны кыршау эченнән чыгаралар. Күз тиюдән саклау өчен маңгаена кырым белән тамга салалар. Татлы телле булсын өчен иреннәренә бал һәм май сөртәләр. Бәйрәм уңаеннан йорт ияләре дә игътибарсыз калмый. Аларга өстәлдә булган ризыклардан өлеш чыгарабыз”
Ә сый-нигъмәтләр бу көнне мулдан әзерләнә. Өстәлгә икмәк, сыра һәм башкасы куела. Табын күрке — “чыгыт” дип аталган махсус ризык. Исем кушу йоласы аннан башка үткәрелми.
Елена Хлынова, авыл китапханәчесе: “Бу ризык киптерелгән эремчектән ясала. Аны юкәдән эшләнгән махсус савытта берничә тапкыр җылы мичкә куеп алалар. Суы аска агып чыксын өчен, агач такта куялар. Киптерелгән эремчекне эретәләр һәм тагын мичтә тоталар. Аны, бәйрәм уңаеннан, мулдан әзерлиләр”
Исем кушу бәйрәменә бөтен туганнар җыела. Бүләкләр бирү, изге теләкләр теләү тагын бер күркәм гадәт.
Ә монысы исә чын чуаш сырасын әзерләү күренеше. Карап торышка җиңел генә тоелса да, аны әзерләүгә шактый вакыт китә. Уңган хуҗабикәләр сыраны борынгыдан килгән ысул белән әзерли.
Валентина Васиярова, Иске Мәртле мәдәният йорты мөдире: “Өй шартларында сыра мичтә әзерләнгән. Моның өчен балчыктан ясалган чүлмәк, арыш ипие, салам һәм шыттырылган ашлык кирәк. Бөртекләрне әзерләү шактый катлаулы, аларны даими карап торырга кирәк. Киптерелгән бөртекләрне кул тегермәне ярдәмендә иләгәннәр. Кайнату – һәркемнең үзенчә. Процесста бик күп нечкәлекләр бар”
Эчемлек элек-электән чәчү эшләре, урып-җыю вакытында, бәйрәмнәрдә аерылгысыз атрибут булып тора. Сыра үзенчәлекле сыйфатларга ия, көч бирә дип саный чуаш халкы. Әле бу әби-бабалар мирасын кадерләп саклаучы милләтнең берничә йоласы гына.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов. Татарстан яңалыклары