Бөек Ватан сугышы елларында яшәүче халыкның фаҗигасе һәм оккупацияләнгән территориядә нацистлар һәм аларның ярдәмчеләренең җинаятьләре турындагы бөтенроссия архив документлары күргәзмәсе 8 февральдә Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәрге Россиянең дистәләгән төбәгендә, шул исәптән Казанда да ачылды.
Архив документлары Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Вакыты чикләнмәгән» федераль проекты кысаларында сер булудан туктап, басылып чыкты.
2020 елның декабрендә «Вакыты чикләнмәгән» проекты Хәтер һәм Дан елының иң яхшы фәнни проекты дип танылды һәм «Җиңү» милли премиясенә лаек булды. «Җиңү» премиясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм анда катнашучылар турындагы тарихи истәлекне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә.
Илдар Шәфыйков Татарстан Республикасы Дәүләт Архивы директоры