18 мең квадрат метр яңа торак мәйданы. Салават күпере микрорайонындагы яңа йортта өй туйлары уза. Яңа ел алдыннан унҗиде катлы йорт салынып беткән. Фатир ачкычлары 30дан артык ятим балага бирелгән. Бүгенге көндә дистәләгән кеше үз фатирларын алган. Алар — бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм авария хәлендәге торактан күченүчеләр. Йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Быел тагын 2 йорт файдалануга тапшырыла. Шун да ук парк та барлыкка киләчәк. 2021 елда яшел зона проектының беренче чиратын төзергә җыеналар.