Татарстан мөфтияте белән бергәлектә Алабуга шәһәрендә Коръәннәрнең зур күргәзмәсен оештыру күздә тотыла. Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, әлеге чара быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында планлаштырыла. Күргәзмә 19 февральдә ачылыр дип көтелә. Аның төп өлешен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы рәссам-реставраторы Дамир Әхмәтгалиевның шәхси коллекциясеннән тора. Ул 1990 еллардан борынгы Коръән битләрен җыю, туплау, саклау, күчереп язу белән мәшгуль. Бүгенге көндә аның тырышлыгы белән 52 экспонат булдырылган. Дамир Әхмәтгалиев күчереп язган Коръән битләренең VII гасырдан бирле сакланып килгән оригиналлары Испания, Мисыр, Гыйрак, Иран, Сүрия һәм башка ислам илләре музейларында саклана.