10 февральдән 12 сенэ кадәр, «Казан Экспо халыкара күргәзмэ үзәге территотриясендә, ТатАгроЭкспо зур агротехнология күргәзмәсе узар дип көтелә.
Ел саен уздырыла торган чара авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, үз продукцияңне һәм эшләнмәләреңне тәкъдим итү, инвесторларны җәлеп итү белән кызыксынган меңләгән агробизнес вәкилләрен бергә җыя. Күргәзмә экспозициясендә 30 төбәктән, Россия Федерациясенең 50 шәһәреннән 200дән артык авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эре җитештерүче предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре катнашыр дип көтелә.