Яз белән Тукайны аерып алып булмаган кебек Илдус Әхмәтҗановның исеме дә халык арасында Тукай буларак күзаллана. Камал театрында узган иҗат кичәсендә чыгыш ясаучылар да Илдус Әхмәтҗановның бөек шагыйребез иҗатын халыкка нәкъ үзе булып җиткерүен кат-кат исткәртте. Юбилей тамашасыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Тукай монологын тыңлаганда кичке февраль суыгынан сукранган тамашачы бер мәлгә тынып калды. Илдус Әхмәтҗан беренче сүзеннән ияртеп алып кереп китте дә җылытты да, елатты да , юатты да уятты да , кыскасы йөрәктән чыккан йөрәккә керде.
Луара Шакирҗан Татарстанның халык артисты
Баулылыр дигәннән , сәхнә түренә чыгып Илдус абыйның якташлары да туган яктан китергән сәламнәрен җиткерде.
Ринат Хәмидуллин
Баулы районы башкарма комитеты рәисе башлыгы урынбасары
Әсхәт Хисмәт Татарстанның халык артисты
Юбилярны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән Ирада Әюпова котлады.
Ирада Әюпова Татарстан Республикасы мәдәният министры
Медальләрең булгач утырсаң да ярый дип башлады сүзен Хәлим Җәләй утырырга кыймый басып торган юбилярга ишарәләп. Әнә шулай көлдереп тә , җитдиләнеп тә Хәлим ага гомерлек дустының
талантына бәя бирде.
Хәлим Җәләй Татарстанның халык артисты
Рәзилә Муллина Татарстанның халык артисты
Венера Нигъмәтуллина Татарстанның халык артисты
Илдус Әхмәтҗанов уйнаганын карар өчен булса да спектакльгә барырга кирәк дип «Өйләнәм.tat» спектакленә бәя биргән иде тамашачы. Юбилей кичәсенең икенче өлешендә нәкъ шул спектакль күрсәтелде.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветднов. Татарстан яңалыклары.