Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиаданы ничек итеп уздыру күздә тотыла? Бүген уеннарның логотибын тәкъдим итәчәкләр. Параллель рәвештә спартакиаданың спорт программасы дәвам итә. Бүген чаңгы ярышларында, кар чаналарында йөгерүдә, сноубордингта җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Кунаклар арасында фигуралы шуу остасы Татьяна Навка да бар – ул махсус атлетлар өчен мастер-класс үткәрергә җыена. Безнең хәбәрчеләр турнирның иң кызыклы мәйданнарында эшли.