Киләсе яңалык үз һөнәрен социаль челтәрләрдә күрсәтерегә теләүче актив интернетчылар игътибарына. Татарстан республикасы президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе “Матбугат.ру” порталы белән берлектә яңа конкурс игълан итә. “Блогер. Татар” бәйгесендә кемнәр катнаша ала? Нинди премия каралган? Тулырак алдагы репортажда.
Кукмарадан Василийны Татарстан авылларында белмәүчеләр сирәктер. Әнә шулай һәр иртә ул тракторына утырып, инстаграм дусларын сәламли, үзенең эш көне белән таныштыра. Танылган татар блогеры булып китәрмен дип һич уйламадым ди ул.
Василийдан күреп, сөт савучылар, аш-су осталары, укытучылар да үз һөнәрләре турында социаль челтәрләрдә сөйли башлаган. Һөнәри блогерларны тагын да үстерү максатыннан Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе “Матбугат.ру” порталы белән берлектә бәйге оештырган.
Данил Сәфәров “Блогер. Татар” бәйгесен оештыручы
Ринат Галиәхмәтов беренче татар блогеры
Бәйгенең шартлары гади: үз һөнәрләре турында кызыклы, файдалы, ә иң мөһиме татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр катнаша ала.
Эшләр 10 февральгә кадәр bloger.tatar электрон адресына кабул ителә.
Конкурска нәтиҗәләр 21 февраль Халыкара Туган тел көнендә игълан ителә.
Айзилә Батырханова, Рәфкать Зыятдинов, Татарстан Яңалыклары.