Быел Татарстан Президенты грантларын алучы мәдәният учреждениеләре исемлегенә Тинчурин театры да кертелгән. Грантлар өчен ел саен Республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк акчаның гомуми суммасы 350 миллион сумга якын. Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Президенты грантларын алучыларның тәкъдим ителгән исемлегендә тугыз мәдәният оешмасы бар.
Президенты гранты Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә, Дәүләт симфоник оркестрына, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленә, «Татаркино» оешмасына, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясенә, Камал, Качалов, Тинчурин, Опера һәм балет академия театрларына бирелә. Исегезгә төшерәбез, әлеге грантлардан мәдәният учреждениеләре 2007 елдан бирле файдалана.