Буа районының Кайбыч авылында товарлыклы-сөтчелек комплексы төзелә. Яңа ферма сигез йөз баш савым сыерына исәпләнгән. Комплекска заманча җиһазлар урнаштырырга җыеналар. Аны төзү эшләре узган елның июнь аенда башланган иде. Терлекләрне комплекска 5 айдан кайтарачаклар. Төзелеш барышын хәбәрчебез дә күзәтте.
Бинаның түбәсенә соңгы блокларны урнаштырасы калды һәм яңа ферманың беренче корпусы әзер булачак. Тиздән төзүчеләр эчке ремонтлау эшләренә керешәчәкләр. Яңа сыер абзарының һәр блогы 400әр сыер сыйдырачак. Барлыгы ике корпус төзеләчәк.
Хәзер биредә уннан артык төзүче эшли. Гомуми эшнең 40 проценты башкарылган. Төзелешкә генә, терлек һәм җиһазларны исәпләмичә, 320 миллион сум акча тотылган.
Расыйх Яфизов «Авангард» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары
Нәселле таналарны Кайбычка Чехиядән кайтарачаклар. Югары сөт бирә торган сыерлар елына 10 мең литрга кадәр сөт бирә ала. Сүз уңаеннан, сыерларның токымын әлегә сер итеп тоталар.
Илдар Сәмигуллин сөтчелек-товар комплексы җитәкчесе
Бу — Буа районында шундый масштабтагы беренче комплекс, республикада да мондый объектлар күп түгел. Төзелешнең беренче этабын һәм терлекләрне агымдагы елның июнь аена кайтаруны планлаштыралар. Шуннан соң тагын 400 сыерга исәпләнгән өстәмә блок төзи башлаячаклар.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов. Татарстан яңалыклары