Балтач районының «Май» авыл хуҗалыгы кооперативында атланмайны төргәкләргә тутыру буенча яңа цех эшли башлады. Заманча цехны Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министы Марат Җаббаровка күрсәттеләр. Кооператив 2018 елда төзелгән. Бер елдан соң матди-техник базаны үстерүгә 42 миллион сум күләмендә министрлык грантын отканнар. Хәзер биредә тәүлегенә 65 тоннага кадәр сөт эшкәртә алалар. «Татарстан» хуҗалыгында министр барлык заманча таләпләргә җавап бирүче бер мең 600 сыерга исәпләнгән яңа сөт комплексы белән танышты. Биредә роботлаштырылган «Карусель» саву системасы урнаштырылган. Марат Җаббаров район авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында катнашты. Узган ел балтачлылар авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү программасына актив кушылды. 2020 елда акчалата керем 3 миллиард ярым сумга җиткән.