Бүген, 4 нче февраль — Бөтендөнья ракка каршы көрәш көне. Яман шеш авыруларының арта баруы табибларны да, киң җәмәгатьчелекне дә борчый. Шеш авыруларын башлангыч стадиядә ачыклау, вакытында диспансерлаштыруны узу аеруча мөһим. Пандемия шартларында да республикабызда яман шеш авыруларын дәвалауга зур игътибар бирелә. Күптән түгел Чаллыда КамАЗ заводының илле еллыгы алдыннан яңа онкология комплексы ачылды. Заманча җиһазландырылган үзәкне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов югары бәяләде.
Татарстан радиосының чираттагы иртәнге манзара туры эфиры яман шеш авыруларын ачыклап, дәвалау, онкология диспансерларының матди базасын ныгытуга, яхшы әзерлекле медицина кадрлары белән тәэмин итүгә багышланды. Республика сәламәтлек саклау министрлыгының республика онкология диспансеры баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Илсур Шәймәрданов радиотыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде, безнең кайбер сорауларга да ачыклык кертте.
Илсур Шәймәрданов Республика онкология диспансеры баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты
-Илсур Васыйлович, хәерле иртә!Ковид пандемиясе- динспансер эшенә ничек йогынты ясады?
-Яман шеш авырулары кайсы юнәлештә – артумы, әллә кимү күзәтеләме?
-Авыруларны башлангыч стадиядә ачыклауга игътибар җитәме?
-Начар гадәтләр, дөрес булмаган яшәү рәвеше әлеге чир чыганагы була аламы?
-Яман шеш авыруларының кайсы төрләре ешрак очрый? Йогышлы төрләре бармы?
-Авырулар белән психологлар ни дәрәҗәдә эш алып бара?
-Илсур Васыйлович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!