Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында масс-медиа хезмәткәрләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында — «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов һәм телерадиокомпания директоры урынбасары Дмитрий Второв.
Фирдүс Гыймалетдинов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән 2020 елгы республика чараларында актив катнашканы өчен бүләкләнде. Дмитрий Второв Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатына лаек булды.