Яңа Чишмә районында табибларның күчмә бригадасы эшли. Белгечләр төрле авыруларны дәвалау, авыруларны булдырмый калу буенча киңәшләр бирә.
Белгечләрнең төп максаты – кече яшьтәге каты авыру балаларны тикшереп, диагноз кую, аларны дәвалауга медицина учреждениеләренә юлламалар бирү. чыгу, Элегрәк кабул итүгә эләгү өчен шәһәргә барырга туры килә иде. «Сила в детях” Хәйрия фонды ярдәмендә авыру балаларга булышу мөмкинлеге туды. Мондый мобиль ярдәм республиканың башка районнарына да күрсәтелә. Үзенчәлекле балалары булган гаиләләр өчен 500дән артык консультация бирү күздә тотыла.