Буа районының Вольнистан авылында күпфункцияле үзәк ачылу зур бәйрәм гә әйләнде. Биредә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, фельдшер-акушерлык пункты урын алды. Яңа медпункт өчен авылдашлар бигрәк тә сөенә. Ул заманча стандартларга туры китереп эшләнгән.
Бина җылы булгач, өске киемне салсаң да була, — дип шаярта Рифкать Сәлахетдинов. Кан басымы уйнау сәбәпле, пенсионерга медицина ярдәме сорап еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Хәзер бу бернинди уңайсызлыклар да тудырмый, чөнки яңа бинада кешеләр уңайлыгы өчен барысы да эшләнгән.
Тәнзилә Дилмөхәммәтова, авылда яшәүче: “Элек медпункт бинасы салкын иде, килгән авыруларга да, эшләүче шәфкать туташларына да уңайсыз иде. Хәзер исә барлык шартлар да бар, моңа бик сөенәбез”
Кулларны хәзер кабинетта ук юарга була, шунда ук киптергеч тә бар. Ә иң мөһиме — су алырга колонкага барырга кирәкми. Элек ФАП мөдире Венера Җәләлетдинованың һәр эш көне нәкъ менә чиләк белән су ташудан башланган.
Якындагы даруханә Вольнистан авылыннан 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Кирәкле дарулар артыннан авыл халкы җирле ФАПка килә.
Венера Җәләлетдинова, ФАП мөдире: “Беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле дарулар — магнезия, кеторол, ношпа, корвалол, валидол, супрастин – барысы да бар”
Авылда күп функцияле үзәк узган елның җәендә ачылды. Төзелеш эшләре республика бюджетыннан финансланды.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов. Татарстан яңалыклары.